Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 июнь 2020, 18:05

Бүгеннән пособиеләрне кемнәр алачак?

1 июньнән Башкортстанның меңләгән гаиләсе балалар өчен вәгъдә ителгән түләүләрне ала башлаячак.

Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.

- Бүгеннән түләүләр башлана, бу - 10 мең сум күләмендә иң зур һәм иң көтелгән түләү. Агымдагы чорда безнең республикада әлеге түләүләргә ата-аналар тарафыннан 400 меңнән артык гариза бирелгән, шуңа бәйле рәвештә аларның банк исәпләренә акрынлап бу акчалар килә башлаячак, — дип билгеләп үтте министр.

Матди ярдәмнең әлеге төренә республиканың 3-15 яшьлек 709 мең баласы исәп тота ала.

Ленара Иванова искәртеп узганча, бүгенге көннән, шулай ук. 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге аз керемле гаиләләргә түләүләр башлана. «Безнең исәпләүләр буенча, Башкортстанда мондый гаиләләр 90 меңгә якын һәм 50 меңнән артык гариза бирелгән инде. Гаризаларны дистанцион формада кабул итү дәвам итә", - дип аңлатты ул.

Шулай ук бүгенге көннән 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча минималь пособие күләме ике тапкыр арта. Мондый ярдәм студент һәм эшсез гаиләләргә юнәлдерелгән.

Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/B-genn-n-posobiel-rne-kemn-r-alachak-297752/
Читайте нас