+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
1 Июня 2020, 07:50

“Без балалар хакына бергә”

Хворостовский фонды телемарафонына сәхнә йолдызлары һәм җәмәгать эшлеклеләре дә кушылды.

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә, Дмитрий Хворостовский исемендәге хәйрия фонды Башкортстан Республикасы территориясендә “Без балалар хакына бергә” хәйрия телемарафоны үткәрәчәк.
Марафон кысаларында концерт трансляциясе һәм БСТ каналында туры эфирда эш алып барылачак. Концертта Әскар Абдразаков, Артур Назиуллин, Айгөл Әхмәтшина, Рушана Вәлиева, Назгөл Отузова, Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Милли симфоник оркестр, “Премьер” төркеме катнашачак.
Телемарафонда фондның дуслары: Екатерина Андреева (Беренче канал), Владимир Спиваков, Илдар Абдразаков, Хибла Герзмава, Константин Орбелян, Иван Васильев, Валерия, Анна Аглатова, Дмитрий Дибров, Борислав Струлевның да онлайн катнашуы көтелә. Башлана 19.00 сәгатьтә (Уфа вакыты буенча).
Җыелган акчалар Башкортстан Республикасы балаларын дәвалауга тотылачак.

Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bez-balalar-hakina-berg-297176/
Читайте нас