Җыелмаларны каты авырулар кичергән балаларга тапшырачаклар.
Акцияне "Башкортстан Республикасы әниләре" иҗтимагый оешмасы һәм "Башкортстан лидерлары" берләшмәсе катнашучылары оештырды. Чараның максаты — балаларга авырудан соң ярдәм итү һәм һәр баланың үзенчәлекле булуын күрсәтү. Бүләк җыелмаларын Республика балалар дәваханәсенең 7 бүлегенә тапшырачаклар, аларны дезинфекция чаралары белән алдан эшкәртәчәкләр. Беренче тапкыр "Лидерлар тартмасы" хәйрия акциясе узган елның көзендә башланып китте.
ДИАНА ФӘРРАХОВА, “Башкортстан Республикасы әниләре" иҗтимагый оешмасының күзәтчелек советы рәисе: “Әгәр дә дәваханәдәге бүлекләргә өстәмә бүләкләр китерү зарурлыгы бар икән, без моны, әлбәттә, эшлибез. Моңа өстәп, биредә балалар өчен нинди дә булса чаралар үткәрергә тырышабыз. Аниматорлар китерәбез, шарлар таратабыз. Әлегә бу мөмкин түгел, чөнки дәваханә дә, балалар да карантинда”.
ДИАНА Вәлиева, "Республика балалар клиник дәваханәсе"нең медицина юнәлеше буенча баш табиб урынбасары: “Чынлыкта, һәр сабыйга, хәтта бу бала инде кечкенә булмаса да, шундый уенчык алу бик рәхәт, бигрәк тә авыр манипуляциядән соң хәлен, пациентның дәваханәдә булуын җиңеләйтә. Без биредә максималь рәвештә уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз”.
Фото: glavarb.ru