"Сөйләшү барышында "ОПЕК плюс“ килешүен гамәлгә ашыру контекстында дөнья нефть базарындагы эшләр торышы каралды. Русия һәм АКШ президентларының актив ярдәме белән ирешелгән әлеге күпьяклы килешү нефтькә ихтыяҗны акрынлап тергезүгә һәм бәяләрне тотрыклыландыруга китерә", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
АКШ Президенты Владимир Путинга Русия, Австралия, Һиндстан һәм Корея лидерларын чакырып, «Җиде төркеме» саммитын уздыру идеясе турында сөйләде.
Ике ил лидерлары стратегик тотрыклылыкны тәэмин итү һәм хәрби өлкәдә ышанычны арттыру өчен Русия-Америка мөнәсәбәтләрен активлаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Владимир Путин һәм Дональд Трамп шулай ук коронавирус белән көрәш чаралары турында фикер алыштылар. Русия дәүләте башлыгы Америка коллегасына үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, Русия Президенты Дональд Трампны Америка астронавтларын Халыкара космик станциягә китергән Crew Dragon космик корабын уңышлы эшләтеп җибәрү белән котлады.
Фото:https://vk.com