-6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 июнь 2020, 16:35
Пандемия шартларында җәйге ялны ничек оештырырга?
Бүген, 2 июньдә, 14.00 сәгатьтә "Бердәм Русия"нең "Гражданнар университет"ы онлайн-лекториеның коронавирусны профилактикалау буенча чираттагы эфиры башланды. Лекция темасы - "2020 уку елы финалы - өйдә, Русиядә ял итү вакыты".
Уку елы тәмамлану, БДИ тапшыру, укырга керү турында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин сөйләячәк. Җәйге ялны пандемия шартларында оештыру турында Башкортстан туриндустрия ассоциациясе рәисе Комил Сираҗетдинов хәбәр итәчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш реабилитологы Энвир Сәлахов коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә катнашкан табибларның ялын оештыру һәм дәвалануы турында хәбәр итәчәк.
Очрашуның модераторлары - “Бердәм Русия” төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуов һәм Башкортстан халкы арасында коронавирус пандемиясенә бәйле чаралар турында мәгълүмат-аңлату эшләре алып бару буенча эш төркеме җитәкчесе Римма Үтәшева.
Теләге булган һәркем кушылырга мөмкин - трансляцияләр Партиянең төбәк бүлекчәсенең Ютуб-каналында уза. Трансляцияне карап була:
https://www.youtube.com/watch?v=9RtOzhGY2EI&feature=youtu.be
.
Фото: bashkortostan.er.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Pandemiya-shartlarinda--yge-yalni-nichek-oeshtirirga-300211/
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"