Конституциядә үсеп килүче буын турында кайгыртуны дәүләтнең һичшиксез өстенлеге буларак билгели торган нигезләмәне беркетергә кирәк. Бу хакта Президент Владимир Путин балалар омбудсмены Анна Кузнецова һәм күпбалалы гаиләләр белән онлайн-очрашу вакытында белдерде. Трансляцияне "Россия 24" телеканалы алып барды.
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, Русия Конституциясенә төзәтмәләр турында фикер алышканда гаиләне яклау һәм ярдәм итү русиялеләрнең иң еш тәкъдимнәре арасында булган.
Путин "яшь буынны тәрбияләүчеләргә һәм саклаучыларга” — әниләргә, әтиләргә, әби-бабайларга, укытучыларга, табибларга һәм социаль хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, нәкъ менә алар һәр балага салынган талантны ачу өчен шартлар тудыра. Шулай ук Путин яшь гражданнарга мөрәҗәгать итеп, бу мөмкинлекләрдән ничек файдаланулары нәкъ менә аларга бәйле, дип ассызыклады.
"Һәм монда хәл итүче — сезнең аңлавыгыз, тормышта уңышны хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, игелекле һәм кешелекле булу билгели", — диде Президент.