Нәкъ менә шушы дата ББК тарихының елъязмасын ача - иң зур башкорт иҗтимагый оешмасы барлыкка килә. - Безнең оешма барлыкка килүенең 25 еллыгы Башкорт теле елында билгеләнә. 25 ел элек кебек үк, телебезне, бай мәдәни мирасыбызны саклау һәм халыкның үсеше мәсьәләләре өстенлекле булып кала. 14 декабрьдә Башкорт теле көнен уздырырга планлаштырабыз. Бу елның актив катнашучыларын билгеләп үтеп, бер өстәл артына республика тарихына һәм язмышына катнашы булган кешеләрне җыячакбыз, - ди "Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс)" президиумы рәисе Эльвира Аетколова. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның аккаунтларында оешма барлыкка килүгә 25 ел тулуга багышланган онлайн-чаралар уза. Анда танылган артистлар, сәхнә осталары - “Аргымак” төркеме, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры актеры Сәгыйдулла Байегет, Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле солисты Миләүшә Хәйбуллина, “Далан” эстрада-фольклор төркеме (Артур Туктагулов җитәкчелегендә), Сибай дәүләт концерт-театр берләшмәсе коллективы катнашты. Инстаграмда тарихчылар, галимнәр, башкарма комитет әгъзалары белән туры эфирлар дәвам итә. Алар корылтай хәрәкәтенә зур өлеш керткән милләт уллары һәм кызлары катнаша. Бөтендөнья башкортлары корылтае эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре - туган телне һәм үзенчәлекле мәдәниятне, милли тамырларны һәм милли үзаңны саклап калу. Корылтайның бу эшенә Башкортстан Республикасы җитәкчелеге һәрьяклап ярдәм итә, бу аның эшчәнлеге уңышлы булуның төп шарты булып тора. Фото: bashinform.ru