+5 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Гомуми мәкаләләр
17 Июня 2020, 13:00

Уфа “Хезмәт даны шәһәре” булырмы?

Уфа илебезнең “Хезмәт даны шәһәре” дигән мәртәбәле исеменә дәгъва итә.

Бөек Ватан сугышы елларында республикабызның башкаласы фашизмны җиңү өчен саллы өлеш керткән. Моны һәр уфалы яхшы белә. Һәр гаиләдә фронтка киткән батырларның һәм тыл хезмәтчәннәренең якты истәлеген саклыйлар.
Әлеге мәртәбәле исем үзенең хезмәт батырлыгы һәм казанышлары белән Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләргә тапшырыла. Бүгенге көнгә мактаулы исемне Русиянең 24 шәһәре йөртә, Уфа лаеклы рәвештә 25нчесе була ала дип саный активтистлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре.
Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан илнең ныклы үзәгенә әйләнгән. Уфа 40 предприятиене, күп кенә дәүләт, фәнни, мәдәни учреждениеләрне кабул иткән һәм үзендә урнаштырган. Шулай ук эвакуацияләнгән 104 мең кешене сыендырган. Һәр өченче хәрби самолетка Уфада эшләнгән двигатель куелган. Уфа нефть эшкәртү заводы фронтка 1 млн тоннадан артык ягулык биргән. Шәһәрдә биш дивизия тупланган. Алар арасында данлыклы 112нче башкорт кавалерия дивизиясе дә бар.
Уфага “Хезмәт даны шәһәре” исемен бирү мәсьәләсен тикшерүгә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне язма рәвештә Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 120 санлы йорт адресына юллый аласыз.
Фото: fotokto.ru

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Ufa--Hezm-t-dani-sh--re-bulirmi-324662/

Читайте нас