+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 март 2021, 10:20

Башкортстанның 100 мең гаиләсе балаларга югары түләүләр алачак

Ил Президенты Владимир Путин указы буенча, Башкортстанның 100 мең гаиләсе 1 апрельдән 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга югары түләүләр алалачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.

"Балага төбәк яшәү минимумының 50 процентын пособиенең база күләме өчен (5 038, 5 сум) кабул итәчәкләр, ул гаилә керемнәренә карап үзгәреп торачак.
База пособиесе түләгәннән соң, гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк калса, түләү 75 процентка кадәр артачак (7 557,75 сум).
Әгәр төбәк яшәү минимумына ирешә алмасалар, түләүне 100 процентка җиткерәчәкләр (10 077 сум).
Иң мөһиме: әти-әниләр үзләренең эшкә урнашуын расларга, яисә үзләре эшли алмаган җитди сәбәпне (мәсәлән, авыру буенча, декретта булган һ.б.) китерергә тиеш. Шул ук вакытта шартларның берсе күчемле һәм күчемсез милекне бәяләү булачак.
Документлар 1 апрельдә кабул ителә башлаячак, аларны Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук Күпфункцияле үзәк бүлекләрендә һәм РЦСПН ГКУ филиалларында (алдан язылу буенча) тапшырырга мөмкин.
Социаль ярдәмнең барлык чаралары буенча консультацияне күп каналлы телефон 8 (347) 200-80-80 (көн саен 8.30дан 17.30 сәгатькә кадәр, ял көннәре - шимбә һәм якшәмбе) буенча алырга мөмкин", дип яза Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ".

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/Bashkortstanni-100-me-gail-se-balalarga-yugari-t-l-l-r-alachak-721192/

Читайте нас: