+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 июнь 2021, 14:10

Су коенырга ярый!

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге атналык видеоселектор киңәшмәсендә республика сулыкларында коену сезонында пляж ялын оештыру һәм хәвефсезлек мәсьәләләре каралды.

Андрей Назаров искәртеп үткәнчә, республика Башлыгы тарафыннан барлык муниципалитетларда да оештырылган пляжларны үз вакытында ачу бурычы куелган. Республикада 2021 елның су коену сезонында барлыгы 120 пляж ачылырга тиеш.

- Республикада су коену сезоны күптән башланды инде. Май аенда аномаль эссе һава аркасында сулыкларга кешеләр агымы арткан. Шул ук вакытта пляжларны җиһазлау һәм ачу эшләре әле дә тәмамланмаган. Барысына да аңларга кирәк: республика халкы, бигрәк тә балалар өчен суда уңайлы һәм хәвефсез ял – бу уртак бурыч һәм җаваплылык, – дип билгеләп үтте Премьер-министр, шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Кайбер муниципалитетларның пляжларны аттестацияләүгә, әлеге пляжларны файдалануга әзерлеге фактик яктан булмаса, гариза бирүләре билгеләп үтелде.
Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 23 муниципаль берәмлектән пляжларга техник тикшерү үткәрү өчен 30га якын гариза эшли.

Андрей Назаров хакимият башлыкларына кыска вакыт эчендә пляжларны аттестацияләүне төгәлләргә һәм аларны ачарга, шулай ук кешеләрнең суда хәвефсезлеген тәэмин итү буенча барлык чараларны күрергә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/berdmlek/Su-koenirga-yariy-828475/
Читайте нас: