+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 июнь 2021, 15:40

Югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертте.

Документның яңа редакциясенә ярашлы, 2021 елның 2 июленә кадәр республика территориясендә яшәүче халыкка, шулай ук чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаганнарга кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, шул исәптән мәйданнарда, паркларда, скверларда, аллеяларда булудан тыелырга кирәк.
Оешма һәм учреждениеләрдә (балигъ булмаганнардан тыш) товарлар сатып алырга һәм хезмәтләндерелергә түбәндәге документларның берсе булган очракта мөмкин:
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан бастырып чыгарылган яисә электрон рәвештә алынган COVID-2019га каршы вакцинаналану узу турында сертификат;
- COVID-2019га каршы вакциналану турында медицина оешмасы белешмәсе, шул исәптән вакцинаның беренче компоненты белән;
- COVID-2019дан вакцинациналануга каршылыклар булу турында медицина оешмасы белешмәсе;
- COVID-2019га ПЦР ысулы белән лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәсе турында электрон яисә бастырып чыгарылган белешмә (бирелгән көннән соң өч тәүлек эчендә көчендә була).
2021 елның 22 июненнән бу таләп музейлар, күргәзмә заллары, китапханәләр, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, мәдәният йортлары (сарайлары), ябык биналарда урнашкан төнге клублар (дискотекалар) эшчәнлегенә, шулай ук ябык биналарда киңкүләм физкультура һәм спорт чаралары үткәрүгә кагыла.
2021 елның 29 июненнән бу таләп җәмәгать туклануы өлкәсенә (10 һәм аннан күбрәк утырту урыны булганда), матурлык салоннары, косметика, СПА-салоннар, массаж салоннары, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, шифаханә-курорт оешмалары, студентлар тулай тораклары эшчәнлеге, шулай ук гомуми файдаланудагы автотранспорт белән шәһәрара пассажирлар йөртүгә һәм «Орлан» шәһәр яны поезды эшенә кагыла.
Оешмалар һәм эшкуарлар 2021 елның 25 июленә кадәр җәмәгать транспортында, таксида, шулай ук кешеләр күпләп була торган башка урыннарда (сәүдә, җәмәгать туклануы, театр-тамаша, мәдәни-агарту, күңел ачу чаралары) агымдагы дезинфекция режимын көчәйтергә тиеш.
Югары уку йортларына һәм колледжларга керү өчен кирәкле документларны кабул итү, керү сынаулары үткәрү, апелляцияләрне карау дистанцион режимда узачак. Көндезге формада укырга керергә 18 яшькә кадәр, шулай ук вакциналану узу турында белешмәсе (сертификат), вакцинациналануга каршылыклар яки ПЦР ысулы белән лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәсе булганнарга рөхсәт ителә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Yugari-zerlek-regimina-zg-reshl-r-kertelde-831819/
Читайте нас: