+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 октябрь 2021, 11:25

Балалар пособиеләре арта

Ниндиләр турында сүз бара?

Балалар пособиеләре арта
Балалар пособиеләре арта

Русиядә 2022 елның 1 февраленнән  беренче бала өчен пособие күләме 5,8 процентка – 7 493 сумга кадәр – артачак. Максималь сумма 31 282 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта ТАСС,  Исәп палатасының “2022 һәм 2023-2024 елларның план өлешенә РФнең Социаль страховкалау бюджеты турында”гы  йомгаклау сүзенә слытанып, хәбәр итте.
Бүгенге көндә пособиенең минималь күләме 7083 сум тәшкил итә. Максималь күләме – 29 600 сум. Документтан аңлашылуынча, балага 1,5 яше тулганчы  ай саен түләнелә торган пособиеләр өчен чыгымнар 169,5 миллиард сум тәшкил итә.

Аннары, 1 февральдән  балага тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме дә 5,8 процентка артачак һәм 19 981 сум тәшкил итәчәк. Бу пособиеләрне түләр өчен 19,8 миллиард сум акча тотыла. Бүгенге көндә әлеге пособие 18 886 сумга тигез.

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/sotsial-mokhit/2021-10-18/balalar-posobiel-re-arta-2550590

Автор:
Читайте нас: