+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 октябрь 2021, 09:40

Яңа туган балалар белән сәүдә итүчеләрне тотканнар

Балаларны Кытайга сата барганнар.

Яңа туган балалар белән сәүдә итүчеләрне тотканнар
Яңа туган балалар белән сәүдә итүчеләрне тотканнар

Бу хәл Красноярскида булган.

"Дидилия" оешмасы игълан буенча зур акчага эшләргә теләүче хатын-кызларны җыеп, Камбоджага озаткан. Анда аларга ясалма аталандыру ясалган. Ханымнар авырга узып, бала тапканнар һәм (җирле табиблар ярдәмендә) аларны Кытайның яңа әти-әниләренә тапшырганнар. Бу төр хезмәт өчен аларга 850 мең сум акча түләнгән.

Полицейскийлар "сәүдә үзәген" япкач, сатылмыйча 19 сабый калган. Хәзер хезмәткәрләр аларның әниләрен эзли. Фирма директоры, аның ике хезмәткәре һәм Красноярск перинаталь үзәгенең баш табибы урынбасарын кулга алганнар.

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/d-nyada-nil-r-bar/2021-10-16/ya-a-tugan-balalar-bel-n-s-d-it-chel-rne-totkannar-2549554

Автор:
Читайте нас: