+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 октябрь 2021, 09:45

Русиялеләрнең электрон паспорты нинди булачак?

Санлы үсеш министры 2022 елда “акыллы” паспортлар барлыкка килүе турында хәбәр итте.

Русиялеләрнең электрон паспорты нинди булачак?
Русиялеләрнең электрон паспорты нинди булачак?

Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев сүзләренчә, документ ике төрдә: чиплы смарт-карта белән, шулай ук телефондагы QR-кодлы кушымтада тәкъдим ителәчәк. Мондый электрон паспортлар әлегә Русиянең өч төбәгендә кертеләчәк. Рәсми рәвештә сынау төбәкләренең исемлеге әйтелми, шулай да аңа Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан Республикасының керүе ихтимал.

Шадаев сүзләренчә, документның яңа төре буенча барлык техник һәм сәяси карарлар расланган һәм шушы елның ахырына электрон паспорт бирү турында боерык проекты чыгарылачак. Электрон паспортны тулысынча санлы сыйфатта - уникаль QR-код формалаштыра торган мобиль кушымта рәвешендә күрсәтергә мөмкин булачак. Әлеге кодны укыганда Русия гражданының барлык паспорт мәгълүматлары күренәчәк. Кушымтаны Күпфункцияле үзәк хезмәтләреннән файдаланганда, тәмәке яисә алкоголь сатып алганда яшьне раслау өчен, хезмәт килешүләре төзегәндә кулланырга мөмкин булачак.

Байтак илләрдә мондый паспортлар күптән бар, Русиядә исә 2023 елның 1 июленнән тулысынча электрон паспортларга күчә башларга тиешбез.

Фото: Pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-10-19/rusiyalel-rne-elektron-pasporty-nindi-bulachak-2553222

Автор:
Читайте нас: