+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 октябрь 2021, 10:00

Сәүдә үзәкләре ябылырга мөмкин

Стәрлетамакта, Башкортстан Башлыгының COVID-19 буенча указын бозу сәбәпле, "Вокзал" сәүдә-сервис комплексы ябылган.

Сәүдә үзәкләре ябылырга мөмкин
Сәүдә үзәкләре ябылырга мөмкин

Биредә бүген оештырылган рейд барышында җитди җитешсезлекләр ачыкланган.

Керү юлында вахтер булмаган, термометрия үткәрелмәгән. Соңрак комплекста температураны үлчәү аппараты булмавы ачыкланган. Бирегә килүчеләрнең вакциналау турында сертификатлары да тикшерелмәгән.


"Башкортстан Башлыгы указы нигезендә сәүдә-сервис үзәкләрендә үткәрү режимы мәҗбүри, - дип шәрехләде вәзгыятьне шәһәр хакимиятенең кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Альбина Кинҗәбулатова. - Ә монда бернинди режим турында да сүз бармый".

Комплекс җитәкчесе акланырга тырыша. Әмма тикшерү нәтиҗәләре буенча "Роспотребнадзор" вәкилләре сәүдә-сервис комплексы эшчәнлеген туктатып тору турында күрсәтмә белән беркетмә төзегән.

Тикшерү материаллары судка җибәреләчәк, анда җиде көн дәвамында сәүдә ноктасының алдагы язмышы турында карар кабул ителәчәк, аның хуҗасы административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Комиссия Вокзал урамындагы «Атриум» сәүдә үзәге эшчәнлеген дә тикшергән. Анда зур булмаган җитешсезлекләр ачыкланган, аларны бетерү буенча тиешле беркетмә төзелгән.

Фото: "Башинформ"

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-10-19/s-d-z-kl-re-yabylyrga-m-mkin-2553176

Автор:
Читайте нас: