+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 декабрь 2021, 10:30

Пенсионерларга 13нче пенсия түләнерме?

13нче хезмәт хакы кебек. Депутатлар шундый закон проектын карарга ниятли.

Пенсионерларга 13нче пенсия түләнерме?
Пенсионерларга 13нче пенсия түләнерме?

«Гадел Русия — дөреслек өчен» фракциясе лидеры Сергей Миронов Министрлар Кабинетына ил пенсионерларына 13нче пенсия түләү турында закон проекты юллаган.

Инициатива авторлары бәяләвенчә, аны тормышка ашыру өчен 654,8 миллиард сум акча кирәк булачак. «Хөкүмәткә пенсионерларга 13нче пенсия түләү турында закон проекты җибәрдек", - дип язган Миронов. Аның сүзләренә караганда, декабрь бәйрәмнәре алдыннан «гражданнар актив рәвештә кулланучылар кредитын ала башлый, микрофинанс кредитлары алучылар кисәк арта».

"Бигрәк тә банклар һәм микрофинанс оешмалар акчаны пенсионерларга теләп бирә. Аларның керемнәре зур түгел, әмма өлкән яшьтәге кешеләр аңлаешлы сәбәпләр аркасында барыбер җәлеп итә торган заемчылар булып санала. Чөнки алар ай саен пенсия ала. Әгәр дә аларның түләүдә кыенлыклар туса, кредиторлар бурычларын дәүләт пенсия күчергән банк картасыннан мәҗбүри рәвештә суд аша түләттерә алачак», — диелә хәбәрдә.

Миронов 13нче пенсияне алгач, күп кенә пенсионерлар кредитлардан баш тартыр, дигән ышаныч белдерә. Кешеләргә башта бурычка кереп, ә соңыннан аларны көчтән килмәгән зур процентлар белән түләргә туры килмәячәк.

Фото: bukva-zakona.com

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2021-12-11/pensionerlarga-13nche-pensiya-t-l-nerme-2615834

Автор:
Читайте нас: