"Дога" сүзенең мәгънәсе
"Дога" дигән сүз "гыйбадәт" белән "Аллаһы Тәгаләдән нәрсәдер сорау" мәгънәләре арасында уртак. Бу хәдис шәрифтән максат "гыйбадәт кылу" булырга да, "сорау" булырга да мөмкин. Шуның өчен тәрҗемәдә һәр ике мәгънә телгә алынды. "Миңа дога кылыгыз - сезгә җавап бирермен" аятендагы "дога" сүзе дә шушы ике төрле мәгънә белән тәфсир кылына.
Доганың иң төп әдәпләре
Әхълак китапларында дога хакында бик күп әдәпләр телгә алына, вакытлар, махсус догалар тәгаен ителә. Ләкин дога кылуга кагылышлы иң кирәкле нәрсә - күңелнең ихлас булуы һәм барлык тырышлык белән Аллаһы Тәгалә алдында түбәнчелекле булу. Күңел ихлас булса һәм булуына ышану урнашса, дога теләсә нинди вакытта һәм теләсә генә нинди телдә булсын, кабул ителү белән хөрмәтләнәчәк һәм җимеше күреләчәк. Таләп ителгән рәвештә нәтиҗәсе күрелмәгән хәлдә дә, ихлас кылынган догаларның, Коръән уку, намаз кылу, зикер һәм тәсбих белән шөгыльләнү кебек дәрәҗәлекле гыйбадәтләрдән булып, бу дөньяда булмаса, ахирәттә җимеше булырга мөмкин. Шуның өчен аеруча шәкерт вакытларда һәм чит җирләрдә яшәгән көннәрдә ихласлык белән дога кылу, кабул булуыннан өмет өзмәү тиешле.
Тулырак гәзитебезнең 7нче санында (18 февраль) укырсыз.