+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 август 2022, 10:00

Крыжовникны әфлисун тәмләтә...

Кышкылыкка аны файдалы һәм бик тәмле итеп әзерләп була.

Крыжовникны әфлисун тәмләтә...
Крыжовникны әфлисун тәмләтә...
Бакчаларда карлыган артыннан крыжовник та өлгерде. Бу җимешнең файдалы булуын барысы да яхшы белә.

Крыжовник кайнатмасын күпләр яратмый, тик аны кышкылыкка бик тәмле итеп тә әзерләп була. Моның өчен 1 килограмм крыжовникны блендер аша үткәргәндә ике әфлисун һәм бер лимон өстәп җибәрегез. Лимон белән әфлисунны чистартмасаң, катнашманың тәме әчкелтем була. Катнашмага 1 килограмм чамасы шикәр комы да кушып, яхшылап бутагач, эреп беткәнче тотарга кирәк. Аннан суыткычка алып куясы гына кала.

Аны туңдыргычта саклаган очракта, шикәр комының яртысы гына алына. Шулай эшләгәндә, кышны чәй эчәргә бик тәмле дә, файдалы да була.

Фото: spmguild.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-08-01/kryzhovnikny-flisun-t-ml-t-2894395
Автор:
Читайте нас: