

Мәскәү автомобиль кибетләрендә ягулык өчен канистраларга кытлык барлыкка килгән, дип хәбәр итә Mash Telegram-каналы. Канистраларны спекулянтлар күпләп сатып ала һәм зур өстәмә бәя белән яңадан саталар икән.
Билгеләп үтелүенчә, соңгы атналарда канистраларга бәяләр күләменә һәм материалына карап 20-40% процентка арткан. Әгәр күптән түгел 5 литрлы сыешлыкны 300 сумга сатып алырга мөмкин булса, хәзер – 500гә. 20 литрлы канистра инде 4 мең сум тора. Әмма кибетләрдә хәтта андый бәядән дә товар юк. Тараны интернетта алыпсатарларда гына табарга мөмкин.
Канистралар артыннан воронкаларга, лейкаларга, шлангларга, ягулык суырту өчен насосларга һәм хәтта резина перчаткаларга ихтыяҗ арткан. Кайбер кибетләрдә товарны төргәктә туп-туры витринага куялар, ә сатып алучыларга алдан заказ ясап, китереп бирүне тәүлеккә якын көтәргә туры килә.
Автомобиль кибетләр хезмәткәрләре автомобильчеләргә ягулык присадкалары сатып алырга киңәш итә. Аларның сүзләренчә, кытлык фонында намуссыз сатучылар бензинны сыеклап яки 92-нчене 95-нче дип алдап саткан очраклар барлыкка килгән.
Чыганак: gazeta.ru
Фото: omet-rb.com