+18 °С
Облачно


1 кг бәрәңгене әрчеп, юып пешергәннән соң, төере беткәнче төеп, суытып, чүпрә салып болгатасың да, жылы урынга куясың.
Әчегәннән соң, төеп суытылган тагын 1 кг бәрәңгене кабарып өлгергән бәрәңге камырына салып басасың, кирәгенчә тоз саласың. (Бу катнашмага бер дә он кушылмый). Өстен каплап куясың.
Әзер булганнан соң, күмәчләр ясыйсың. Күмәчләр кабарганнан соң, мичкә куеп, аларның зурлыгына карап, әзер булганчы пешерәсең.
Фото: 1000.menu