

Бу көннәрдә кемдер суга кереп, кемдер кондиционер астында хәл ала. Кондиционеры булмаганнарга өйне ничек җиләсләтергә соң?..
1. Бүлмәгә үтеп кергән кояш нурлары һаваны һәм бүлмәдәге әйберләрне җылыта. Шуңа да, кояш төшмәслек итеп, тәрәзәләрне каплап куярга кирәк. Штораларны ябарга яки тәрәзәләрне махсус пәрдә белән ябыштырырга була.
2. Бүлмәне көндез җилләтмәгез. Тәрәзәләрне кояш баегач кына ачыгыз һәм иртән һава җылына башлауга ябып куегыз.
3. Һаваны дымландыру да ярдәм итә. Бүлмәгә пульверизатор белән бераз салкын су сибеп алыгыз. Чамасын гына югалтмагыз!
4. Плитә, духовка, чәйнек, үтүк ише җиһазларны кабызмаска тырышыгыз. Хәтта компьютер, телевизор да өйне җылыта. Кирәкмәгәндә аларны да сүндереп торыгыз.
5. Ябына торган җәймәләрне туңдыргычта суытып алыгыз.
6. Көненә 1-2 тапкыр сап-салкын су белән тузаннарны сөртеп, идәнне юып чыгарыгыз.
Бу киңәшләрнең берсен генә үтәү әллә ни файда китермәс. Ә менә берничәсен кулланган очракта, эсседән качу җиңелрәк булыр.
Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы, Азамат Абдрафиков.