+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Геройлар вакыты
26 апрель 2020, 00:25

"Җиңү көне" җыры" акциясе округ халыкларын берләштерәчәк

Әлеге масштаблы акциягә бик күп төбәкләр кушылуы көтелә.Идел буе федераль округында бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан масштаблы акция старт ала.

«Җиңү көне» җыры" акциясе Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылган, бу җыр марафоны төбәкләрдә яшәүчеләрне бердәм халык коллективына берләштерә.
Чарада катнашучылар киң билгеле "Җиңү көне" җырын җырлап, эстафетаны бер-берсенә тапшырачаклар. Әлеге җыр очраклы гына сайланмаган, авторлар - композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов - халык батырлыгы бөеклеген, туганнарны югалту сагышын һәм миллионлаган ватандашыбызга үз гомерләрен безнең тынычлык өчен биргән батырлыкка дан җырладылар.
Бөек бәйрәм гимнына әверелгән бу җырның быел юбилей еллы - беренче тапкыр ул нәкъ 45 ел элек яңгыраган. Идел буе федераль округының «Җиңү көне» җыры" марафонына стартны Мордовия Республикасы бирә. Танылган “Җиңү көне” җырын Саранск һәм муниципаль районнарның иң яхшы иҗат коллективлары, республиканың халык һәм атказанган артистлары, яшьләр башкарган.
Ярослава Завалихина, "Җиңү волонтерлары" Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе: "Без урыс, мокша һәм эрзя телләрендә "Җиңү көне" җырын башкарып, халык патриотик акциясен башлыйбыз. Мордовия сугышка үзенең 246 меңнән артык улын һәм кызын җибәргән. Аларның һәр икенчесе өенә кайтмаган.
Җиңү җырларын җырлагыз, Бөек Җиңү турында сөйләгез. Милли республикаларга туган телләрендә легендар җыр куплетларын башкарырга тәкъдим итәбез.
Бөек Ватан сугышында Җиңү - барыбыз өчен дә уртак». Идел буе федераль округы төбәкләренең иҗади коллективлар чыгышларын яздыру 2020 елның февралендә - март башында, үз-үзен изоляцияләү режимы кертелгәнче барды.
Республика һәм өлкәләрнең иҗат коллективлары җырлары урындагы телеканалларда бүгеннән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк. Көн саен акциягә яңа төбәк кушылачак. Җиңү көнендә, 9 майда, легендар җыр әлеге марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак. Шулай ук җырларны социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды, ютюб каналлары буенча табарга мөмкин булачак.
Радиостанцияләрдә яраткан җырыбызның радиоверсиясе яңгыраячак. «Җиңү көне» җыры" марафоны барыбызны да - Идел буе федераль округы халкын Хәтер һәм дан елында берләштерәчәк.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/batyrlar-d-vere/i--k-ne--iri-aktsiyase-okrug-haliklarin-berl-shter-ch-k-238085/
Читайте нас: