+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Геройлар вакыты
21 Май 2020, 11:15

12 июньнән чикләүләр тулысынча туктатылырмы?

Радий Хәбиров республиканың үзизоляция режимыннан чыгарга мөмкинлеген әйтте.

Радий Хәбиров Башкортстан волонтерлары белән онлайн-очрашуда төбәктә гражданнарның үзизоляция буенча чикләүләрне кайчан алачаклары турында сөйләде.

- Мин сезнең барыгызның да арыганлыгыгызны бик яхшы аңлыйм. Көндәлек эшчәнлеккә әйләнеп кайтасы килә. Ни буласын әлегә фаразламыйм, шулай да, гомум алганда, соңгы 2 атнада бездә инфекция таралу буенча зур үсеш юк. Бәлки, май ахыры - июнь башына акрынлап эшчәнлекне тергезербез, - диде ул.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, 1 июньдә Башкортстанга карата йомшартуларның киләсе этабы көтелә. Җәй башыннан республика халкына нишләргә рөхсәт итәчәкләрен Рәдий Хәбиров ачыкламады.

Шул ук вакытта, төрле федераль телеграм-каналларда бүген бөтен Русия буенча чикләүләрне 12 июньнән бетерү ихтималы турында мәгълүмат барлыкка килә башлады. Әмма әлегә бу хәбәрне рәсми рәвештә раслаучы юк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/12-iyunn-n-chikl-l-r-tulisincha-tuktatilirmi-279371/
Читайте нас: