+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Геройлар вакыты
29 Май 2020, 10:50

Мохтаҗларга сөт тарата ул!

Моннан бер-ике ай элек Илнур Буляшев крестьян-фермер хуҗалыгын терки. Анда ул нәселле кәҗәләр үрчетә.

Үзенең хуҗалыгында яшь фермер сөт, эремчек һәм йогурт җитештерә. Өстәвенә, "Агростартап" проекты буенча грант алып, мөгезле эре терлек үрчетергә хыяллана.

Илнур Буляшев кәҗә сөтенең файдалы, гипоаллерген булуын аңлый. Фермер сөтне мохтаҗлар һәм якташлары белән уртаклаша.

Агыйделдә волонтерлык штабы эшли башлагач ук, Илнур волонтерларга берничә шешә сөт тапшыра башлый. Алга таба продукт өлкәннәргә, балалары булган гаиләләргә озатыла.

Эшкуар күп еллар республикадан читтә яши һәм эшли, бер ел элек туган ягына кайта. Яшәү урынын гына түгел, эшчәнлек өлкәсен дә үзгәртә — нефтьчедән фермерга әверелә.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/batyrlar-d-vere/Mohta-larga-s-t-tarata-ul-292691/
Читайте нас: