+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Геройлар вакыты
2 июнь 2020, 16:45

Без бергә һәм бердәм

Дүртөйле волонтерлары көн саен мохтаҗларга ярдәмгә ашыга.

Дөньяда коронавирус таралган чорда республика җитәкчелеге кешеләр хакында зур хәстәрлек күрә. “Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда хәстәрлек белән” акциясе кысаларында мохтаҗ гаиләләргә, кешеләргә матди ярдәм таратыла. Дүртөйле районында һәм шәһәрендә яшәүче, пенсияләре әлеге категория гражданнарга билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган өлкән яшьтәге кешеләр дә бу чара кысларында азык-төлек җыелмалары алды.

Мохтаҗлар исемлеген билгеләү өчен пенсионерларга яшәү минимумы күләмен бу очракта республика түгел, бәлки ил буенча билгеләнгән күләмнән исәпләгәннәр. Азык-төлек җыелмалары 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә республикада старт алган “Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда хәстәрлек белән” акциясе кысаларында китерелде. Әлеге җыелмаларны Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче пенсионерларның фатир һәм өйләренә “Безнең хәстәрлек” хәрәкәте волонтерлары таратып чыкса, авылда яшәүче өлкәннәргә аларны урыннардагы хакимият вәкилләре илтеп бирде. Кирәк булганда, бу изге эшкә волонтерлар да җәлеп ителде.
Ун төрле азык-төлектән торган җыелманың бәясе — 500 сум. Дүртөйле районына 579 данә шундый җыелма китерелде.
Берничә көннән районга янә бер партия азык-төлек җыелмалары җибәрелде. Болары әлеге катлаулы шартларда ярдәмгә мохтаҗ булган күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә тәгаенләнгән иде. Алар иң кирәкле унике төрле азык-төлектән тупланган. Һәркайсының бәясе 700 сумлык, җәмгысы 1200 данә. Өч бала тәрбияләүче гаиләләр бер кап алса, җидегә кадәр бала тәрбияләүчеләргә ике җыелма тиеш. Аннан зурракны балалары булганнар тагын да күбрәк ала. Барлык җыелмалар да волонтерларның актив ярдәме белән үз адресатларына барып җитте.
“Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда хәстәрлек белән” хәйрия проекты инициаторы булып “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре, республика Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады. Акцияне гамәлгә ашыруга, шулай ук, республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы җәлеп ителгән.
Проектны республиканың зур предприятиеләре хуплаган. Интер РАО ЕЭС, Башкортстан сода компаниясе һәм Урал тау-металлургия компаниясе төп хәйриячеләр булган. Алар тарафыннан бүленгән акчага йөз мең данә азык-төлек җыелмасы әзерләнгән.
Җыелмаларда — урындагы җитештерүчеләрдән иң кирәкле, сыйфатлы туклану продуктлары. Анда Карламан куертылган сөте, “Башбакалея” ярмалары, Чишмә үсемлек мае, Уфа ит-консерва комбинатыннан тушенка һәм башка азык-төлек бар.
Шулай ук күп бала тәрбияләүче, аз керемле гаиләләргә “Бердәм Русия”нең “Өйдә укырга ярдәм ит!” федераль программасы буенча планшетлар тапшырылды. Алар өлкән сыйныфларда укучы кызлар һәм малайлар өчен зур сөенеч булды. Югары уку йортларына, колледжларга укырга керергә әзерләнү өчен дә әлеге гаджетлар бик кирәк.
Бердәм булганда, шулай үзара ярдәмләшеп яшәгәндә, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарбыз!
Фото: М.Латыйпова фотосы.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/batyrlar-d-vere/Bez-berg--m-berd-m-300073/
Читайте нас: