+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Геройлар вакыты
2 июнь 2020, 16:50

Эшкуарлар ярдәмгә килә!

Дүртөйле районы үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге базасында "коронавирус" диагнозы расланган авыруларны дәвалау өчен йогышлы авырулар госпитален оештырганда урындагы эшкуарларның финанс ярдәме бик урынлы булган.

«Башагро» предприятиесе бу эшкә зур өлеш керткән. Оешманың җитәкчесе Илфир Мәгъсүмов сүзләренә караганда, бу катлаулы вакытта ул читтә кала алмаган, бүген авыру белән көрәштә алдынгылар сафында эшләүчеләргә – табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итәргә кирәк.

Предприятие көче белән күп тапкыр кулланыла торган саклагыч комбинезоннар, һаваны дымландыргычлар сатып алынган.

«Башагро» җәмгыяте Мәмәдәл авылыннан ерак түгел урнашкан. Көн саен заводның хезмәт коллективы 50 тоннага кадәр ярма җитештерә. Мондый эшне йөк техникасы җитәрлек күләмдә булмаса эшләп булмый. Предприятиенең үзендә 2 «КамАЗ», 5 фура, төягеч бар.

Элек барлык автомобильләр дә якын-тирә авыллар аша һәм юл буйлап коры, җылы һава шартларында гына йөргән. Күптән түгел 1,5 километр озынлыктагы әлеге юлны «Башагро» предприятиесе үз акчасы хисабына ремонтлаган. Бу эшләргә ике атнадан артык вакыт киткән. Янәшәдәге авылларда яшәүчеләр дә яңа юлга шат.

Елдан-ел завод киңәя һәм ныгый бара. Хәзерге вакытта аның территориясе - 3 гектар. Төп продукциядән тыш, биредә йорт хайваннары өчен азык катнашмасы да җитештерелә. Алар Башкортстанда, Мәскәү, Екатеринбург, Чиләбе, Самара өлкәләрендә сатыла. Барлык чимал һәм әзер продукциянең сыйфаты үз лабораториясендә тикшерелә.

Коронавирус пандемиясе һәм аның таралуына каршы көрәш чаралары эшкуарларга да тискәре йогынты ясаган. Бу катлаулы вакытта үзләре дә кыенлыклар кичерсә дә, табибларга ярдәм кулы сузганнар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/batyrlar-d-vere/Eshkuarlar-yard-mg-kil-300140/
Читайте нас: