+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Геройлар вакыты
3 июль 2020, 13:25

Уфага "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исеме бирелү турында указга кул куелды

Ил Президенты Владимир Путин Русиянең 20 шәһәренә, шул исәптән Уфага да, "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән мактаулы исем бирү турындагы указга кул куйды.

Документ Кремль сайтында басылып чыккан. Исемлеккә Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск, Казан, Новосибирск, Ярославль, Магнитогорск, Ижау, Уфа, Томск, Ульяновск, Иваново, Новокузнецк, Иркутск һәм Боровичи шәһәрләре кергән. Пәнҗешәмбе көнне "Җиңү" оештыру комитеты утырышында Путин бу шәһәрләргә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирү турындагы тәкъдимне хуплады. Ул ассызыклаганча, әлеге торак пунктларга исемнәр бирү файдасына дәлилләр "федераль закон тәртибенә һәм критерийларына тулысынча туры килә". Президент искәрткәнчә, "хәрби һәм гражданлык продукциясен өзеклексез җитештергән өчен бу шәһәрләр предприятиеләренең орденнарына яки Дәүләт оборона комитетының кызыл байракларына лаек булды, халыкның шәхси батырлыгы, хезмәт батырлыгы фактлары документаль расланды". "Бу шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә ирешүгә зур өлеш керткән, сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзеклеклсез җитештерүне тәэмин иткән, күпләп хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлек күрсәткән өчен" диелә указ текстында.
Фото: tass.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/batyrlar-d-vere/Ufaga-Hezm-t-batirligi-sh--re-iseme-birel-turinda-ukazga-kul-kueldi-351110/
Читайте нас: