-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Геройлар вакыты
7 июль 2020, 11:25

Батырларны бүләкләячәкбез!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров узган ялларда батырлык кылган коткаручыларны бүләкләргә кушты.

Бу хакта ул 6 июльдә «Фейсбук»тагы үз битендә хәбәр итте.

Узган якшәмбедә МЧС хезмәткәрләре янгыннан ике дистәгә якын кешене коткарган, аларның 6сы - бала, кайберләре - күкрәк баласы. Өлкән яшьтәге бер парны «ашыгыч ярдәм»гә кулларында күтәреп кенә керткәннәр.

«Үз вакытында эшләү нәтиҗәсендә бер кеше дә һәлак булмады. Аерым кыюлык күрсәткән кешеләрне бүләкләячәкбез. Ә мин, элеккечә, барыгыздан да үзегезне һәм якыннарыгызны саклавыгызны сорыйм. Өстәвенә, бу атнада синоптиклар фаразлары буенча, эссе һәм янгын куркынычы да булырга охшаган», — дип язган Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта төбәктә янгын извещательләрен урнаштыру дәвам итә. 193 мең прибор урнаштырылган да инде.

"Керемнәре зур булмаган кешеләргә без аларны бушлай урнаштырабыз. Без моңа зур игътибар бирәбез һәм бу юнәлештә эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. Сүз уңаенда, элек шундый зур төбәк җитәкчесе булып, пластмасса тартмалары белән булашуыма миннән көләләр иде. Ә нәтиҗәдә без инде 400 кешене, шул исәптән 160 баланы коткардык", - дип билгеләп үтә Башкортстан җитәкчесе.

Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/batyrlar-d-vere/Batirlarni-b-l-kl-yach-kbez-354428/
Читайте нас: