+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
2 октябрь 2019, 08:50

Сентябрь Указының бурычлары бик ачык

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Рәиф Габдрәхимов республика Башлыгы Радий Хәбировның Указын “иң гади һәм ачык” дип билгеләде. Ул 2024 елга кадәр төбәкне үстерү стра­тегиясен формалаштыручы документка аңлатма бирде. Төзелеш-транспорт блогы инде эшкә кереште, дип әйтеп үтте вице-премьер вазыйфасын башкаручы.

Рәиф Габдрәхимов “Башавтотранс” предприятиесе өчен пассажир автобуслары сатып алуны билгеләде. Республика бюджетыннан бу максатларга 2,6 миллион сум бүленгән.

Башкортстанның Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы алдына нефть химиясе сәнәгате, машиналар төзү, фармацевтика һәм энергетика өлкәсендә предприятиеләрне комплекслы модернизацияләү һәм төзү исәбенә сәнәгать производствосы күләмнәрен арттыру бурычы куелган.

2024 елга урман сәнәгате комплексы һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренең җитештерү күләмнәрен икеләтә арттыру планлаштырыла. Төзелеш өлкәсе индустриаль йорт төзелеше, төзелеш һәм бизәү материаллары җитештерү буенча яңа заводлар белән тулыландырылачак.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: