+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 ноябрь 2019, 11:17

Русия Президенты халыкның реаль керемен арттыру белән канәгать түгел

Владимир Путин билгеләвенчә, илдә яшәүчеләрнең кереме үзгәрми диярлек.

Бу хакта ул "ВТБ Капитал" унберенче инвестфорумы кысаларында «Мосты над волнами деглобализации» пленар сессиясендә әйтте.
«Бүген Русиядә хезмәт хакының номиналь һәм реаль чагылышта да артуы билгеле, әмма шул ук вакытта гражданнарның кереме бер урында диярлек тора. Әлбәттә, бу вазгыятьне үзгәртергә кирәк», - диде Владимир Путин.
Аның сүзләренчә, халыкның реаль керемнәре икътисади үсешнең төп индикаторларының берсе, ә әлеге күрсәткечнең уңай динамикасы ил Хөкүмәте эшенең мөһим юнәлеше булып тора.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Rusiya-Prezidenti-halikni-real-keremen-arttiru-bel-n-kan-gat-t-gel-15631/
#Владимир Путин
Читайте нас: