+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 гыйнвар 2020, 10:33

Иң зур кояш электр станциясе төзелә башлады

Стәрлебаш районында республикада иң зур кояш электр станциясе төзелә башлады. Аның егәрлеге 25 мегаватт тәшкил итә.

Проектның бәясе - 3,5 миллиард сум, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
"Бер ел элек Санкт-Петербургта үткән форумда килешүгә кул куелды. Һәм менә инде инвестор Стәрлебаш районында республикада 25 мегаватт егәрлектәге иң зур кояш электр станциясе төзи башлады. Аңлау өчен, район үзе 4 мегаватт куллана, ягъни кояш батареялары эшләп чыгара торган энергия тирә-як районнарга, Стәрлетамакка кадәр җитәчәк", дип язган ул.
Проектны файдалануга тапшыру агымдагы елның җәенә планлаштырылган. Биредә урындагы халык өчен яңа 20 эш урыны булачак.
Төбәк Башлыгы ассызыклаганча, бу проект "республикада кешеләрне эшкә урнаштыру" күзлегеннән генә түгел, ә энергия эшләп чыгаруның экологик яктан чиста ысулы буларак та мөһим.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/I-zur-koyash-elektr-stantsiyase-t-zel-bashladi-98856/
Читайте нас: