+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 март 2020, 16:46

Карантин вакытында эшен дәвам итүче предприятиеләр

Башкортстан Республикасы Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы 30 марттан коронавирус буенча карантин чорында үз эшчәнлеген дәвам итүче сәнәгать предприятиеләре исемлеген бастырды.

Исемлеккә җиңел сәнәгать һәм урман сәнәгате комплексы предприятиеләре, биотехнологик, металл булмаган һәм тау-баектыру комбинатлары, ягулык-энергетика комплексы һәм машина төзелеше предприятиеләре кергән.
БР Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы сәнәгать предприятиеләре эшендә барлыкка килгән үзгәрешләр турында өстәмә мәгълүмат бирәчәк дип хәбәр ителә Республика Хөкүмәте сайтында.
Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/Karantin-vakitinda-eshen-d-vam-it-che-predpriyatiel-r-192344/
Читайте нас: