+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 апрель 2020, 11:56

Карантин чорында ЖКХ өчен пенялар исәпләнмәячәк

Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, килеп туган хәлдән чыгып, киләсе ягып җылыту сезонына әзерлек планнарына тиешле төзәтмәләр кертәчәк. Шул исәптән йортларда кайнар суны өзү мәсьәләсендә дә.

Әле халыкның тормыш-көнкүреше өчен җаваплы оешмалар көчәйтелгән режимда эшли. Бу өлкәнең дә кайбер хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимына киткән.
Бүгенге көндә барлык планлы эшләр, әйтик, салкын су белән тәэмин итү торбаларын сузу һәм ремонтлау туктатылган. Хәзерге вакытта авария хәлендәге йортларда гына ремонт бара. Ихаталарны җыештыру көн саен башкарыла. Республиканың барлык муниципалитетларында күпфатирлы йортларның подъездларын дезинфекцияләү эше оештырылган.
Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус буенча брифингында республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Мамаев хәбәр итте.
«Без кайда яшәвебезне аңларга тиеш. Җылылык бирү сезонына әзерлек өлешендә үткәрергә кирәк булган барлык чаралар да — безнең планда. Бу эшләр агымдагы җылыту сезоны тәмамлануга планлаштырыла. Кыш барыбер киләчәк, аңа әзерләнергә кирәк, ә әзерлек чоры бик кыска. Килеп туган хәлдән без планнарга тиешле төзәтмәләр кертәчәкбез, әмма кышка әзерләнәчәкбез», — дип белдерде ул.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бернине дә, шул исәптән кайнар суны, өзмичә, технологик яктан барлык ремонт эшләрен дә башкарып булмый. "Шуңа күрә, безнең нормативлар һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга тәкъдимнәребез нигезендә, республиканың торак пунктларында кайнар суны туктатып тору ике атнадан да артык вакытны алмаячак", — дип аңлатты Илдус Мамаев.
Җылыту сезонын башлау һәм тәмамлау турындагы карарны һәр муниципалитет үзе кабул итә. Кагыйдә буларак, республикада ягу сезоны май бәйрәмнәреннән соң ук тәмамлана.
Бүгенге шартларда торак-коммуналь хуҗалык тармагы, гадәттәгечә, өлкән буын кешеләре пеня исәпләнәчәге турында борчылмасын өчен, түләүләр буенча мәҗбүри отсрочка бирә. Март аеннан башлап, карантин чоры тәмамланганчы түләүләр буенча пеняларны идарәче компанияләр дә, коммуналь хезмәтләр дә исәпләмәячәк.
Фото: vodamoidom.ru
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Karantin-chorinda-GKH-chen-penyalar-is-pl-nm-yach-k-199670/
Читайте нас: