+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 апрель 2020, 00:55

Кытай ярдәм итәчәк

Бу хакта Русия сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Сергей Цыб, 4 апрельдә узган брифингта хәбәр итте. Әлеге контракт буенча барлык товар, апрель аенда һәм май башында кайтарылачак.

2 апрель көнне Кытайдан, гуманитар ярдәм сыйфатында Русиягә коронавирус белән көрәшү өчен, 26 тонна медицина җиһазлары китерелде. Март аенда Русия 23 тонна гуманитар ярдәм белән Кытайга хәрби самолет җибәргән иде. Бу адымны дипломатик дәрәҗәдә югары бәяләделәр һәм Кытай Халык Республикасының Мәскәүдәге Илчесе моның өчен Русия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Кытай АКШка да ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Мәскәү, шулай ук Вашингтон белән коронавируска каршы көрәштә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: iz.ru
Фото: iz.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/Kitay-yard-m-it-ch-k-202479/
Читайте нас: