+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 апрель 2020, 00:25

Владимир Путин, нефть чыгару кимүе ихтимал, дип белдерде

Русия Президенты Владимир Путин, эшчәнлек "партнерларча" булса, дөньяда нефть чыгаруның тәүлегенә ун миллион баррельгә кимүе ихтимал, дип белдерде.

"Партнерлык хезмәттәшлеге турында сөйләгәндә, барысы да, шул исәптән безнең партнерлар да, сүзнең кризис башланганчы булган нефть чыгару күләмен кыскарту турында баруын аңлыйлар, ягъни сүз агымдагы елның беренче кварталы дәрәҗәсе турында бара", - дип белдерде дәүләт башлыгы глобаль энергия базарларындагы хәл буенча киңәшмәдә.

Президент билгеләп үткәнчә, нефтькә бәяләр кимү коронавирус таралу белән бәйле, аның аркасында җитештерү кимегән һәм, нәтиҗә буларак, ихтыяҗ кимегән, шулай ук Согуд Гарәбстанының ОПЕК+ килешүеннән чыгуы да тәэсир иткән.

#ВладимирПутин

Фото: "РИА-Новости".

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Vladimir-Putin-neft-chigaru-kim-e-ihtimal-dip-belderde-201924/

Читайте нас: