+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 Май 2020, 20:45

Радий Хабиров "Стеклонит" җәмгыяте эше белән танышты

11 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа буйлап эш сәфәре кысаларында «Стеклонит» җәмгыяте мәйданчыгында булды.

1961 елда җитештерүне җайга салган Уфа текстиль пыяла җепселләре заводы компанияне тергезү өчен база булып тора. Бүген «Рускомпозит» дәүләт корпорациясенә кергән предприятие пыяла җепселләре һәм аннан эшләнмәләр, шулай ук гидротехника һәм юл, нефть-газ тармагында, машина, суднолар төзелешендә, торак-коммуналь хуҗалыкта һәм башка өлкәләрдә кулланыла торган геосинтетик материаллар җитештерү белән шөгыльләнә.

2019 елдан "Стеклонит" җитештерүне модернизацияләү буенча инвестицион программаны гамәлгә ашыра. Инвестицияләрнең гомум күләме 600 миллион сум тәшкил итәчәк. Завод 2 ел эчендә куәтләрне тулысынча яңартыр, дип планлаштырыла.

Визит барышында Башкортстан Башлыгы продукция җитештерү технологиясе, җитештерелүче эшләнмәләр үрнәкләре белән танышты, шулай ук «Рускомпозит» холдингының идарә компаниясе генеральный директоры Дмитрий Сапронов катнашлыгында предприятиене үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

- Катлаулы икътисади чорга карамастан, агымдагы елда заводның планнары зур. Апрель аенда без композит материаллар җитештерү буенча яңа цехны эшләтеп җибәрдек. Хәзер җиһазларны көйләү һәм беренче тәҗрибә үрнәкләрен чыгару этабы бара. Композит цехы мобиль юл өслеге һәм балластсыз күпер полотносы плитәләре җитештерәчәк, - дип сөйләде «Стеклонит» җәмгыятенең идарәче директоры Тәлгать Фәтхуллин.

Республика җитәкчесе Башкортстанның юл тармагында материаллар һәм эшләнмәләр куллануның югары потенциалын билгеләп үтте.

- Предприятие, чынлыкта, уникаль. Акционерлар берничә Русия мәйданчыгын берләштерү турында карар кабул иткәндә без, әлбәттә, бу хәлнең Уфада булуы белән кызыксындык. Алар безнең позицияне хуплады, - диде Радий Хәбиров.

Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Radiy-Habirov-Steklonit--mgiyate-eshe-bel-n-tanishti-262490/

Читайте нас: