+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 Май 2020, 17:35

Башкортстанда юлларны ремонтлау югары тизлек белән бара

12 майда Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары Рәиф Абдрәхимов муниципаль берәмлекләр хакимиятләре башлыклары белән үткәргән видеоселектор киңәшмәсендә республика автомобиль юлларында чокырларны ямау барышы турында фикер алыштылар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, республика автомобиль юлларында чокырларның барысы да юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасында санлаштырылырга тиеш.

8 майга системада 204 меңгә якын дефект теркәлгән, аларның 65 меңнән артыгы ремонтланган, бу 32 процент тәшкил итә.

15 майга кадәр республика автомобиль юлларында 50 проценттан артык санлаштырылган чокырлар бетерелгән булырга тиеш. Шул ук вакытта, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев билгеләп үткәнчә, кайбер муниципаль берәмлекләрдә чокырларны санлаштыру һәм чокырларны ямау буенча планлаштырылган эшләр акрын бара.

Рәиф Абдрәхимов, үз чиратында, чокырларны ямау вакыты күчерелмәячәк, эшләр расланган график нигезендә башкарылырга тиеш, дип ассызыклады. Шулай ук ул башкарылган эшләрнең сыйфатына һәм аларны җитештергәндә хәвефсезлеккә аерым игътибар бирергә кушты.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.


Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Bashkortstanda-yullarni-remontlau-yugari-tizlek-bel-n-bara-264328/

Читайте нас: