+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 Май 2020, 16:30

Стәрлетамакта юл эшләре башланган

Шушы көннәрдә Стәрлетамакта Агыйдел аша салынган күпернең асфальт өслеген ремонтлау башланды.

Хәзер күпердә бер полосага асфальт җәелә, киләсе атнада юл хезмәтләре икенче полосаны фрезерлау эшенә керешәчәк. Барлык эшләр дә технологияләр буенча алып барыла.

- Бу ремонт яңа күперне төзү чорында машиналар хәрәкәтен туктатмаска мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта яңа күперне проектлау тәмамланды, ул искесе янәшәсендә урнашачак. Проектны Башкортстанның төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты тикшерә.

Проектның гомум бәясе - якынча 2 миллиард сум. Аны тормышка ашыру өчен проектны федераль яисә региональ программага кертү кирәк булачак. Программага кертелгәч, төзелешне быел ук башларга мөмкин булачак. Эшләрнең икенче этабы хәзерге күперне капиталь ремонтлау булачак. Агыйдел күперен реконструкцияләү муниципалитетның иң беренчел бурычларынның берсе булып тора, - ди Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Владимир Куликов.

Бу күпер 1980 елда файдалануга тапшырылган. 2016 елга кадәр ул бер предприятие балансында булган, ә аннары шәһәр балансына тапшырылган. Узган елның көзендә күпердә масштаблы ремонт эшләре башкарылган. Бүген анда капиталь ремонт эшләрен төгәлләү таләп ителә. Хәзерге вакытта күпер буенча җиңел һәм пассажир транспорты гына йөри, йөк транспорты йөрү тыелган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/St-rletamakta-yul-eshl-re-bashlangan-271032/
Читайте нас: