+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 Май 2020, 17:40

Раевка халкы бассейнлы булды

Раевка авылында бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу - районда беренче бассейн. Дүрт юллы ябык йөзү бассейнының озынлыгы - 25 метр, тирәнлеге - 1,80 метр. Биредә су чистартуның заманча системалары урнаштырылган.

ФОКта шулай ук баскетбол, волейбол, гандбол һәм мини-футбол уеннары өчен 45х25 метрлы стандарт спорт залы бар. Чишенү-киенү бүлмәләре, душ, гардероб, регистратура, медицина кабинеты, буфет һәм җитәкчелек өчен бүлмәләр урнаштырылган. Бинаның гомум мәйданы - 3087,4 квадрат метр.

Яңа объект төзелү белән яңа эш урыннары барлыкка килгән. Бүгенгә яңа эш графигы расланган. Объект тулысынча файдалануга әзер.

- Кызганычка каршы, эпидемия аркасында без әлегә бассейнлы әзер спорт комплексын ача алмыйбыз. Йөзү буенча балалар өчен төркемнәр төзи башлаячакбыз һәм теләгән һәркем биредә шөгыльләнә алачак, - дип сөйли Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Raevka-halki-basseynli-buldi-274561/
Читайте нас: