+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 Май 2020, 11:20

Эшкуарларга - 15 миллиард сумлык ярдәм

Башкортстанның 14 меңнән артык эшкуары һәм оешмасы икътисади ярдәм чаралары алды. Бу хакта атна саен уздырыла торган оператив киңәшмәдә Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров хәбәр итте. Сүз республика Башлыгы Радий Хәбиров раслаган беренче пакет турында бара.

Бу эшне дәвам итү кысаларында республика Хөкүмәте икенче пакет әзерләде, аңа өч юнәлеш буенча 38 чара керде: эшкуарлык субъектларына ярдәм, икътисадның реаль секторы эшен тәэмин итү, шулай ук төбәкнең социаль инфраструктурасын үстерү.

– Эшлекле берләшмәләр белән консультацияләр үткәрелде, салым салуның гадиләштерелгән системасы һәм эшчәнлекнең 27 төренә билгеләнгән керемгә бердәм салым ставкаларын киметү турында карар кабул ителде. Моннан тыш, салым салуның патент системасы буенча түләүләр күләме ике тапкыр кимиячәк, – дип белдерде Андрей Назаров.

Эшкуарларның агымдагы чыгымнарын кыскарту максатында дәүләт милкендәге арендага бирелә торган мөлкәтне сатып алу килешүләре буенча шушы елда түләүләрне кичектерү кертелә.

Торак төзү тармагында агымдагы елның икенче яртысында бирелә торган ипотека кредитлары буенча ставкаларны субсидияләү юлы белән яңа фатирларга ихтыяҗны стимуллаштыру механизмы эшли башлаячак.

Икенче пакет буенча дәүләт ярдәме чараларының гомум суммасы 15 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Башкортстан Башлыгы төбәк Хөкүмәтенә закон чыгару базасына тиешле үзгәрешләр әзерләргә һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаена тикшерүгә кертергә кушты.

Фото: glavarb.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Eshkuarlarga-15-milliard-sumlik-yard-m-274930/

Читайте нас: