+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 Май 2020, 17:30

Ярдәм чараларының икенче пакеты әзер

Бу хакта бүген, 19 майда, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов онлайн брифингта сөйләде.

Республика икътисадына ярдәм итүнең 2нче пакетына 3 юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла торган 38 чара керә: кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм, икътисадның реаль секторы эшен тәэмин итү, Башкортстанның инфраструктурасына һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итү структураларына ярдәм.

Эшкуарлык өлкәсендә икътисади эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелде: шулай итеп, төбәк дәрәҗәдә ярдәм чаралары кече һәм урта эшкуарлыкның 54 000 субъектын үз эченә алачак.

Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ставкаларның киметү һәм эшчәнлекнең 27 төренә бердәм салым кертү турында карар кабул ителде.

Ярдәм чараларының 2нче пакеты кысаларында салым салуның патент системасы буенча түләүләр күләме, шулай ук күчемсез милек объектларына карата салым базасы 2 тапкыр киметеләчәк.

Фото: аvo.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Yard-m-charalarini-2nche-paketi-zer-276628/
Читайте нас: