+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 Май 2020, 11:35

«АЛFА» транспорт картасы белән файдалану уңайлы

Башкортстанда «АЛFА» транспорт карталарын тулыландыру челтәре шактый киңәйтелде.

Башкортстан буенча Qiwi челтәренең 2 577 түләү терминалында хәзер картаны акча белән комиссиясез тулыландырырга мөмкин.

Карталарны тулыландыру хезмәте бөтен Qiwi челтәре буенча мөмкин булды, ә бу - Русиядә 143 мең терминал, шул исәптән Мәскәүдә - 8300 терминал. Картаны терминалда тулыландыру өчен "Транспорт карталары" менюсында "АЛFА"ны сайларга, карта номерын җыярга һәм түләү өчен акча кертергә кирәк.


Әгәр дә сез картаны кулакча белән тулыландырсагыз, терминалда картага акча салу - иң хәвефсез ысул. Картаны Интернет аша күчерү тагын да уңайлырак. Бу хезмәт хәзер Qiwi.com сайтында да бар. Моның өчен комиссия алынмый.

Тулырак мәгълүматны algacard.ru сайтында һәм 8(917)347-88-00 телефоны буенча алырга була.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/ALFA-transport-kartasi-bel-n-faydalanu-u-ayli-281734/
Читайте нас: