+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 Май 2020, 01:15

Бөрҗән кояш электростанциясе — илдә иң зурлардан

Радий Хәбиров Бөрҗән районына эш сәфәре барышында энергетика һәм туристик инфраструктура объектларында булды.

Иске Собхангол авылында төбәк җитәкчесе энергия туплау системасы белән 10 МВт көче булган кояш электростанциясе (СЭС) эше белән танышты.
Илдә иң зурлардан саналучы Бөрҗән кояш электростанциясе быел февральдә XIX Русия Сәнәгать форумы кысаларында файдалануга тапшырылды.

“Хевел” компанияләр төркеме тарафыннан тормышка ашырылган проектка инвестицияләр якынча 1 миллиард сум тәшкил итте.
Төркем проектларын гамәлгә ашыру буенча директор Мстислав Арапов сөйләвенчә, станция тулысынча автоматлаштырылган һәм автоном режимда эшләүгә исәпләнгән. Бу районны электр белән өзлексез тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Электр энергиясе дәваханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм башка социаль объектларга киләчәк.

Яңа СЭСны гамәлдәге челтәрләргә тоташтыру һәм аны тулы куәтенә чыгару өчен компания белгечләре “Башкирэнерго” белән уртак эш алып бара.
Республика Башлыгы “Хевел” вәкилләрен Башкортстанда Куергазы һәм Хәйбулла районнарында шундый ук электростанцияләр төзү перспективалары турында фикер алышу өчен якындагы “Инвестчас”ларның берсендә катнашырга чакырды.

Фото: glavarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/B-r-n-koyash-elektrostantsiyase--ild-i-zurlardan-284755/
Читайте нас: