-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 Май 2020, 11:25

800дән артык күпфатирлы йорт ремонтлана

Республикада капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Агымдагы елда программага 829 йорт эләгә.

Әлегә, пандемия шартларында фасадларны һәм түбәләрне генә ремонтлыйлар. Ремонт вакытында санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә, битлекләр файдалана, социаль дистанция саклана. Гражданнарның фатирларына керүне таләп итә торган калган эш төрләре вакытлыча туктатылды.

391 йортта түбәләр төзекләндереләчәк, 124 йортта ремонт эшләре бара, 40 йортта эшләр төгәлләнгән. Фасадларны ремонтлауга килгәндә, республикада 79 фасадка капиталь ремонт ясалачак, шуларның 28е эштә, 1ендә эш тәмамланган.

Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт эшләренең барлык төрләренә, торак кодексы нигезендә, 5 еллык гарантия бирелә. Үткәрелгән эшләрдән соң теге яки бу сәбәпләр аркасында булган милекчеләр төбәк фондына турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/800d-n-artik-k-pfatirli-yort-remontlana-290255/
Читайте нас: