Башкортстан тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева республиканың 2021 елда Русиядә "Экспорт елы"н уздыруга ничек әзерләнүе турында сөйләде.
- Чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне активрак үстерергә кирәк, - диде беренче вице-премьер Андрей Назаров. - Күргәзмәләр һәм конференцияләр үзмаксат түгел, ә Башкортстан продукциясен экспортлау күләмнәрен арттыру өчен инструмент булырга тиеш.
Фото: pravitelstvorb.ru