+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 Май 2020, 12:10

Онлайн-сәүдә — безнең киләчәк

Республикада эшкуарлык атнасы иң кызган чорда. Ул 26-29 майда үтә. Эшкуарларны кызыклы программа, танылган спикерлар һәм кискен сораулар көтә. Эшкуарлык атнасы кризислы ситуациядән чыгуда, шул исәптән онлайнда бизнес оештыру аша, уңышлы кейслар мисалында эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Кичә, 27 майда, эшкуарлык атнасының 2нче көнендә, онлайн-сатуларны оештыру мәсьәләләренә багышланган "На волне Online" чарасы узды. Онлайн-дәрестә катнашучылар "AliExpress" һәм "CS-Cart" компанияләре вәкилләре белән интернет-сатулар эше принциплары һәм глобаль челтәрдә кибет ачу турында фикер алышты. Чарада шулай ук "Ozon" һәм "AdvantShop" вәкилләре чыгыш ясады һәм онлайн сәүдә итү тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Алда эшкуарлык атнасының 3нче көне көтә. Чара "YouTube" платформасында узач, монда трансляциягә сылтама: https://biznestur.bashkortostan.ru/.

Эшкуарлык атналыгын Русия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм Башкортстан Республикасы Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты оештыра.

Фото: biznestur.bashkortostan.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Onlayn-s-d--bezne-kil-ch-k-291018/
Читайте нас: