-5 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
29 Май 2020, 17:30

Сәүдә нокталары халыкны ничек хезмәтләндерә?

Кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә зур күләмдә штраф салына. Сәүдә объектларын күзәтүне гамәлгә ашыру өчен көн саен республиканың муниципаль районнарына Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре чыга.

Хакимият, хокук саклау органнары вәкилләре белән берлектә алар "Югары әзерлек" режимы таләпләре буенча күзәтүләр үткәрә. - Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары эшчәнлеген күзәтү буенча чаралар барышында гражданнарны яклау буенча превентив, профилактик һәм дезинфекцион чаралар үткәрү турында таләпләр һәм тәкъдимнәр үтәлмәгән очраклар ачыклана, - ди дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев. Аерым алганда, 27 майда Салават шәһәрендә «Агромаркет» базары үз эшчәнлеген туктатты. Чираттагы күзәтү барышында үз эшендәге кимчелекләрне бетергәнче базарны ябарга тәкъдим ителде. 28 майда исә базар эшкә кереште, хокук бозулар бетерелде. Шуңа да карамастан, базар күзәтү астында кала. Мондый хәл шулай ук Стәрлетамакта, Югары Кыйгыда, Яңавылда да күзәтелә, анда базарларга үз эшчәнлеген туктатырга тәкъдим ителгән иде. Бүгенге көнгә кагыйдәләр бозу очраклары бетерелде, базарлар эшне дәвам итте. Соңгы айда барлыгы 15084 оешмага карата тикшерү уздырылган, аларда 199 хокук бозу очрагы ачыкланган. Кайбер хуҗалык субъектларында ачыкланган җитешсезлекләр урында ук бетерелде һәм хокук бозучылар белән аңлату эшләре алып барылды Иң киң таралган тәртип бозу төрләре - килүчеләрдә һәм сатучыларда перчаткалар булмау, килүчеләр арасында дистанция сакланмау, медицина битлекләре һәм билгеләр булмау. Штрафлар күләме җитди: гражданнарга - 1дән 30 мең сумга кадәр; вазыйфа биләүчеләргә - 10 меңнән 50 мең сумга кадәр; шәхси эшкуарларга - 30дан 50 мең сумга кадәр; юридик берәмлекләргә - 100дән 300 мең сумга кадәр. Таләпләр кабат бозылганда оешмага ябылу яный.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/S-d-noktalari-halikni-nichek-hezm-tl-nder-294411/
Читайте нас