- Бүген Русиядә сәнәгать-җитештерү тибындагы 14 махсус икътисади зона бар. Һәм кичә Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Владимирович Мишустин бездә дә мондый зонаны ачу турындагы карарны имзалады. Идея барлыкка килүдән башлап, карарга кул куелганчы бер елга якын вакыт узды. Без участокны билгеләдек, конкурс документларын әзерләдек, берничә яклау уздык. Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Трутнев үткәргән соңгы яклауда мин үзем дә катнаштым. Кыскасы, бу - зур эш тарихы. Без, чыннан да, бик бәхетле, чөнки икътисадны үстерү буенча соңгы гамәлләребезнең берсе - алга бик зур адым ул. Мондый зона безгә яңа мөмкинлекләр ача. "Алга" махсус икътисади зонасы нәрсә ул? Бу - Ишембай һәм Стерлетамак районнарында урнашкан 470 гектарлы шактый зур территория. Ул дүрт участокка бүленгән, ягъни без кластер тибындагы зоналарны эшли алабыз. Монда, мәсәлән, нефть һәм газ химиясе, анда - машина төзелеше яисә җиңел сәнәгать белән шөгыльләнергә мөмкин. Шул рәвешле, без инвесторларга кирәкле кушымталар ноктасын табарга мөмкинлек бирәбез. Без бу территорияне юкка гына сайламадык. Ул инженерлык инфраструктурасына бай. Биредә энергетиканың күләме шактый зур. Ике федераль трассага, тимер юлга чыгу мөмкинлеге бар. Республика бурычларына инфраструктураның калган өлешен әзерләү, газ үткәрү, су бүлү керә. Бу - 6 миллиард сумлык эш күләме. Иң мөһиме нәрсә? Русия Федерациясе Хөкүмәте бу карарны беркайчан да имзаламас иде, әгәр дә без резидентларыбыз, инвесторлар барлыгын, аларның бу территориянең махсус икътисади зона статусы рәсми рәвештә бирелүен көткәнен расламасак. Хәзерге вакытта бездә җиде резидент белән 26 миллиард сумлык килешүләр төзелгән. Эшкәртү процессында - 40 миллиард сум салынган тагын 11 инвестор. Һәм бу әле эшләрнең башы гына. Без моның белән тукталмаячакбыз дигән карар кабул иттек. Кичә без барыбыз да эмоциональ яктан сөендек. Мин тагын бер кабат әйтәм: безнең республика икътисады өчен бу - бик җитди мөмкинлекләр. Һәм хәзер без инвесторлар белән эшне башлыйбыз. Миңа кичә үк анда эшләргә әзер булган кайбер эре предприятиеләрнең җитәкчеләре шалтыратты да инде. Аңлыйсыздыр, бу - Ишембай, Салават, Стәрлетамак эре сәнәгать үзәге. Безнең анда инженерлык кына түгел, кадрлар, фәнни инфраструктура да үсеш алган. Без аңлыйбыз, анда хезмәт ресурслары да бар. Шуңа күрә без безнең икътисади зона булыр дип ышандык. Хөкүмәт карарны конкурс нигезендә кабул итте, дип ассызыклыйм. Мин проектны яклаган вакытта заявка биргән биш төбәк бар иде. Бу биш территориядән без җиңдек. Ә кайбер төбәкләр моның өчен икешәр-өчәр ел "сугыша". Безнең резидентларыбыз булуга ышандылар. Инде бүген үк без территорияне максималь тиз тутыру өчен проектлау, барлык мәсьәләләрне хәл итә башлыйбыз. Гомумән, минем хыялым шундый. Өч-дүрт елдан соң анда меңләгән җитештерү биналары һәм яңа предприятиеләр урнашачак. Мин сезгә вәгъдә бирәм: бу булачак! - дип сөйләде Радий Хәбиров.