0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 июнь 2020, 23:45

"Сезнең предприятиедәге тәртип белән канәгатьмен..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещен районында эш сәфәре барышында кече архитектура формалары һәм яктырту җиһазлары җитештерүче «Проспект» предприятиесендә булды.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның февралендә 250 миллион сумлык проект «Инвестиция сәгате» утырышында хупланды. Компаниянең генеральный директоры Мария Новоселова сөйләвенчә, җитештерү мәйданчыгында төп цехларны ремонтлаганнар, инженер челтәрләре үткәргәннәр һәм кирәкле җиһазлар урнаштырганнар.
– Безнең продукциягә заказлар бар инде. Беренчесе - Сибайда балалар һәм үсмерләр мәктәбе өчен уен комплексы, - дип сөйләде ул.
Инвесторларның якындагы планнарында - Благовещенда ТОСЭР резиденты сыйфатында теркәлергә һәм, 150 яңа эш урыны булдырып, төбәктә торак-коммуналь хуҗалык тармагы өчен төзекләндерү элементлары җитештерүче иң зур предприятиеләрнең берсе булу.
Башкортстан Башлыгы эшнең оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.
- Афәрин! Хезмәт культурасы күренә, һәркайда чисталык һәм тәртип. Чынлыкта сез тармакта беренче шундый дәрәҗәдәге предприятиене эшләтеп җибәрдегез. Без ел саен зур күләмдә акча җибәрәбез. Кирәкле продукция төрләре арасында - тукталыш павильоннары, хоккей һәм футбол мәйданчыклары өчен коймалар. Предприятиедән безнең проектларда һәм конкурсларда актив катнашуны көтәбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Sezne-predpriyatied-ge-t-rtip-bel-n-kan-gatmen-298650/
Читайте нас