– Бүген мин берничә предприятие җитәкчесе белән аралаштым. Аларның күбесе безнең сәнәгатькә ярдәм итү чаралары турында белеп бетерми. Безгә бу өлкәдә бизнес белән активрак эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров һәм күчмә «Сәнәгать сәгате»н җитештерү мәйданчыкларын карап үткәрү тәҗрибәсен дәвам итәргә тәкъдим итте.
Киңәшмә башында сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев 2020 елның дүрт аенда тармакның төп эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
Гыйнвар-апрель айларында сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына карата 99,1 процент тәшкил иткән. Кимү коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында кайбер тармаклардагы предприятиеләрнең эшчәнлеген туктатып тору белән бәйле.
Шул ук вакытта коронавирус чикләүләре фонында эшләре тукталмаган күп кенә җитештерүчеләр продукция чыгару күләмен арттырган. Болар - автотранспорт һәм дару чаралары әзерләү, металл рудалар чыгару, текстиль җитештерү тармаклары.
Җитештерүне киңәйтүгә тагын бер Туймазы компаниясе – «Риапласт» керешергә ниятли. Ул йомшак контейнерлар, шулай ук геосинтетик материаллар җитештерә. Предприятие директоры Ринат Шәйдуллин белдерүенчә, продукциягә Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар.
«Сәнәгать сәгате»ндә катнашучылар, шулай ук, җиһаз җитештерүне үстерү өчен җир участогы бирү мөмкинлеге турында да фикер алышты. Проектны «Корона» ортопедик матраслар җитештерү фабрикасының генеральный директоры Рамил Мамлеев тормышка ашырырга ниятли. Инвестицияләр күләме - якынча 200 миллион сум. Бу Туймазы районы территориясендә мебель кластерын үстерүгә өстәмә импульс бирәчәк.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә муниципалитет белән берлектә проектны тормышка ашыруга ярдәм итү вариантларын эшләргә кушты.
- Икътисади кыенлыкларга карамастан, зур, заманча предприятиенең үсеш алуы куанычлы, - диде Радий Хәбиров. - Киләчәктә Туймазы кластеры базасында җиһазларга заказ бирүчеләр, шул исәптән медицина, мәгариф һәм спорт профильләре социаль учреждениеләре катнашлыгында киңәшмә үткәрергә тәкъдим итәм.
Фото: glavarb.ru